Җәмгыять
11 март 2025, 11:38

Кибет киштәсенә песи балаларын куеп киткән

Җан ияләреннән ансат кына котылган. 

Кибет киштәсенә песи балаларын куеп киткәнКибет киштәсенә песи балаларын куеп киткән
Кибет киштәсенә песи балаларын куеп киткән

Уфаның Инорс бистәсендә бер хатын песи балаларын кибет киштәсендәге товарлар янына куеп киткән. 

Песиләр яткан пакетны сатучы тапкан. Соңрак кибет хезмәткәрләре күзәтү камералары аша карагач, кем калдырып киткәнен белгәннәр.

Видеода бер хатын кибеткә керә дә, кешеләр күрмәгәндә песиләрен киштәгә куеп, чыгып китә.

Хәзер кибет хезмәткәрләре аларга яңа хуҗалар эзли.

Чыганак: Ufa_rb ТГ каналы.️ 

Кибет киштәсенә песи балаларын куеп киткән
Кибет киштәсенә песи балаларын куеп киткән
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас