Аны кем яратмый инде! Шуңадыр, илдә ит куллану күләме елына бер кешегә 83 кг.га җиткән.
Үткән елда Русиядә ит җитештерү күләме арткан һәм рекордлы 16,9 миллион тоннага барып баскан. Ләкин шуны әйтергә кирәк: болар, нигездә, тавык һәм дуңгыз ите. Ә менә сыер итен безгә чит илләрдән елдан-ел күбрәк сатып алырга туры килә. Эш шунда, бүген шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре маллар саны кимегән, ә сыер итен моңа кадәр зур күләмдә нәкъ алар җитештергән булган. Моннан тыш, токымчылык предприятиеләре хәзер күбрәк сөт бирүче маллар җитештерүгә өстенлек бирә, ә ит көтүләре кимегәннән-кими.
Башкортстан сыер ите җитештерү буенча Русиядә икенче урынны били. Төбәктә бүген 28 мең урынга исәпләнгән 33 мөгезле эре терлек асраучы предприятие эшләп килә. Узган елда республика хуҗалыклары 436 мең тонна тере авырлыктагы мал һәм кош ите җитештергән.