Еш кына кибетләргә, кафеларга этләрен яки песиләрен ияртеп кергән кешеләрне күрергә туры килә. Мондый урыннарга хайваннар белән керергә ярыймы? Роспотребнадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре бу күренешкә үзләренең аңлатмасын бирә.
Федераль кануннар хайваннарны мондый урыннарга алып керүне регламентлаштырмый, әмма төбәкләрнең үз нормаларын билгеләргә хокукы бар. Әгәр алар юк икән, хуҗалар үзләре хәл итә: хайваннарны кертергәме, юкмы?
Хайваннарга бинага керергә рөхсәт ителсә, хуҗалары нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?
Хайваннар белән керүгә чикләүлә, гадәттә, озатып йөрүче эт-повадырьләргә кагылмый – моны оешма хезмәткәрләреннән ачыклагыз.
Фото: dzen.ru