Иртәгә Башкортстанда урыны белән -17 градуска кадәр суытачак, дип хәбәр иттеләр төбәк синоптиклары.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, 10 мартта җепшек кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Көндез +3, -2 градус булуы көтелә.
Сишәмбе, 11 мартта, төнлә урыны белән бераз кар явуы көтелә, көндез явым-төшемнәр булмаячак. Җил - көнбатыштан, уртача. Төнлә -7, -12 градус, аязытканда -17гә җитәчәк, көндез -2, +3 градус булуы көтелә.
Чәршәмбе, 12 мартта, урыны белән янә бераз җепшек кар явачак. Җил - көньяк-көнбатыштан. Төнлә -2, -7, көндез 0, +5 градус була, диләр.
Чыганак: Башинформ
Язгөл Сафина фотосы.