Җәмгыять
7 март 2025, 07:18

Башкортстанда бу исемнәрне бик сирәк кушалар

Ә иң популяр исемнәр арасында быел да Әмир һәм Әминә лидерлыкны башкаларга бирми.

Башкортстанда бу исемнәрне бик сирәк кушаларБашкортстанда бу исемнәрне бик сирәк кушалар
Башкортстанда бу исемнәрне бик сирәк кушалар

Башкортстанның ЗАГС мәгълүмати-аналитик порталы быел яңа туган балаларның иң сирәк исемнәрен бастырып чыгарган.

Малайлар Иман, Биктимир, Абрам, Ренат һәм Байназар дип сирәк кушалар икән, ә кызлар арасында Сәлимә, Айсилә, Әюнә, Зәлия һәм Тайибә сирәк очрый.

Ә иң популяр исемнәр арасында Амелия, Әминә, Ева, Әмир һәм Тимур. Быел Башкортстанда Әминә дип 83 кызга һәм 88 малайга Әмир кушканнар.

Чыганак: Башинформ, 

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас