Җәмгыять
6 март 2025, 06:30

Коммуналка өчен кайчан түли башларга?

Яңа йортка күчәргә җыенабыз, әмма төзүче компания ачкычларны бирергә ашыкмый.

Коммуналка өчен кайчан түли башларга?Коммуналка өчен кайчан түли башларга?
Коммуналка өчен кайчан түли башларга?

    Яңа йортка күчәргә җыенабыз, әмма төзүче компания ачкычларны бирергә ашыкмый. Аның каравы, коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләре килде. 17 мең сумга! Мин аны түләмәсәм буламы? Йортка күчеп, уттан, судан һәм башка хезмәтләрдән файдаланмыйбыз бит әле. Белгеч киңәш бирсен иде.

                                    Рәшит Гафаров.

                                     Уфа шәһәре.

 - Закон буенча фатир йортны файдалануга тапшырганнан соң һәм ачкычлар бирү белән бергә кабул итү-тапшыру актына кул куйганнан соң бирелде дип санала, - ди бу җәһәттән адвокат Александр Зорин.- Әгәр яңа фатир ачкычлары алынмаганһәмакткакулкуелмаганикән, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләтү турында сүз дә булырга мөмкин түгел.

   Фатир иясенә тапшырылганчы, аның өчен, электр энергиясе һәм башка ресурс чыгымнары өчен җаваплылык төзүче компаниясендә санала, дип ассызыклый эксперт.

    Сезнең очракта коммуналка өчен түләү таләбе законсыз. Роспотребнадзорга, торак күзәтчелеге органнарына һәм прокуратурага зарланырга мөмкинсез.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас