Җәмгыять
6 март 2025, 06:10

Капремонт взносын арттырырлармы?

Дөрес булса, күпмегә арттырырлар?

Капремонт взносын арттырырлармы?Капремонт взносын арттырырлармы?
Капремонт взносын арттырырлармы?

  Капиталь ремонт  өчен түләүне арттырырга җыеналар дип ишеттек? Шул дөресме? Дөрес булса, күпмегә арттырырлар икән?

                                            Илнур Сабиров.                            

     Дөрес булуы да мөмкин – Башкортстанда 1 майдан капиталь ремонт өчен взносны 1,5 тапкырга арттырырга планлаштыралар. Республика Хөкүмәте шушы хакта карар проектын әзерли. Документны төбәкнең Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы сайтында бастырдылар.

    Проектка ярашлы рәвештә,  әгәр элек  алты каттан кимрәк биеклектәге йортларда яшәүчеләр бер квадрат метр өчен – 7,46 сум, ә алты каттан биегрәк йортта 8,1 сум түләсәләр, карар үз көченә кергәннән соң бу суммалар 12,5 һәм 13,2 сумга кадәр артачак.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас