Җәмгыять
4 март 2025, 14:36

Якшәмбе көннәрендә алкоголь сатуны тыярга уйлыйлар

Бу гамәл балалар тууына да уңай йогынты ясар иде диләр. 

Якшәмбе көннәрендә алкоголь сатуны тыярга уйлыйларЯкшәмбе көннәрендә алкоголь сатуны тыярга уйлыйлар
Якшәмбе көннәрендә алкоголь сатуны тыярга уйлыйлар

 Дәүләт Думасында якшәмбе көннәрендә алкоголь сатуны тыюны кертергә тәкъдим иткәннәр.

Русия Дәүләт Думасы депутаты Андрей Свинцов ял көнендә – якшәмбе көнне алкоголь продукциясен сатуны тыя торган закон проектын әзерләгән.  Соңгы елларда Русиядә алкоголь эчемлекләр сату һәм куллану арткан. Свинцов фикеренчә, яраткан кешең яки бөтен гаилә белән атна саен бер көн алкогольсез уздыру туучылар санын сизелерлек арттырырга һәм алкогольгә каршы көрәшкә көчле этәргеч булачак.

Чыганак: РИА Новости. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас