Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2025, 18:20

Уфада “Нәни принцессалар балы” үтте

Бу күркәм чара бөтен республикадан 286 баланы җыйды.

Уфада “Нәни принцессалар балы”  үтте
Уфада “Нәни принцессалар балы” үтте

4 март көнне Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров ел саен үткәрелә торган “Нәни принцессалар балы”нда булды. Бу сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кыз балалар  өчен хәйрия чарасы. Бәйрәмгә бөтен республикадан 286 бала килгән, шул исәптән балалар йортларында тәрбияләнүчеләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән балалар.

   Нәни принцессаларны театр фойесында әкият персонажлары сәламләде. Кызлар өчен бай программа әзерләнгән – иҗади күргәзмәләр, мастер-класслар, танылган кешеләр белән очрашулар, фотозоналар һәм бәйрәм балы.

   Радий Хәбиров чарада катнашучыларны, аларның ата-аналарын сәламләде һәм якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

“Безнең нәни принцессаларыбыз - иң чибәрләре, иң акыллылары һәм иң көчлеләре. Сез, авырлыкларга карамастан, искиткеч  якты кызлар булып калуыгыз белән зур молодецлар, – дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы. - Сезнең турында кайгырткан һәм секунд саен янәшәгездә булган әти – әниләрегезгә аерым рәхмәт сүзләре. Хөрмәтле әниләр, миннән һәм хатынымнан якынлашып килүче 8 Март белән җылы котлауларымны кабул итегез. Сезнең әтиләрегезгә дә рәхмәт әйтәсем килә. Беләм, монда әтиләре махсус хәрби операциядә булган нәни принцессалар бар. Аларга зур сәлам әйтегез! Без алар өчен дога кылабыз һәм  тизрәк  өйгә кайтуларын көтәбез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим, барысы да уңышлы булсын, яхшы укыгыз. Иң мөһиме  - барлык хыялларыгыз тормышка ашсын".

Котлауларга «Бәхет территориясе» хәйрия фондының попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова да кушылды, «Нәни принцессалар балы» аның патронажы астында уза.

 - Барыгызга да тормышыгызда шатлык өчен урын табуыгызны һәм могҗизаларга ышануыгызны телим. Һәрвакыт матур, бәхетле булыгыз һәм елмаеп торыгыз, - диде Каринә Хәбирова.

“Том Сойер” спектаклен караганнан соң чарада катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

 

Автор: Таҗиева Руфина
Читайте нас