Җәмгыять
4 март 2025, 09:00

Җиңел табыш алабыз дип уйлаганнар

Республика халкы инвестиция мошенникларына 7 миллион сумнан артык акча күчергән.

Җиңел табыш алабыз дип уйлаганнарҖиңел табыш алабыз дип уйлаганнар
Җиңел табыш алабыз дип уйлаганнар

Узган тәүлектә Дежур частькә мошенниклык турында барлыгы 17 гариза кергән.

 Октябрьский шәһәрендә яшәүче хатын-кыз полициягә мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. 75 яшьлек пенсионер биржада акча эшләргә теләве, ләкин аферистларның корбаны булуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, ул интернетта өстәмә акча эшләү тәкъдиме белән комментарий күргән һәм автор белән элемтәгә керергә карар кылган. Мессенджерда күрсәтелгән номер буенча шалтыраткан, һәм аңа үзен финанс аналитигы дип таныштырган ир-ат җавап биргән. Ир инвестицияләр ярдәмендә керемне шактый арттырырга мөмкин дип аңлаткан.

    Бу тәкъдим хатынны кызыксындырган, һәм ул ят кешегә ышанырга булган. Мошенник аңа: “Сез инвестицияләрне начар аңлыйсыз, шуңа мин сезнең кураторыгыз булачакмын” дигән һәм пенсионер исеменнән барлык килешүләрне шәхсән үзе уздырачагын әйткән.

    Алар махсус кушымта аша брокерлык счетын ачканнар һәм пенсионер  акча сала башлаган. Башта зур булмаган суммалар, 10 меңнән 20 мең сумга кадәр. Берникадәр вакыттан соң "куратор" счетта акчалар җитәрлек булуын хәбәр иткән һәм тупланмаларны чыгарырга тәкъдим иткән. Әмма моның урынына хатын-кызны башка "финанс аналитик"ка күчергәннәр, ул акчаларны чыгару өчен "иминият өлешен" түләргә кирәк, чөнки счетта 500 доллардан артык акча бар, дип белдергән. Пенсионер 1 миллион сумга якын акча күчергән, ләкин "куратор" аның моны дөрес эшләмәвен, аны кисәтмәвен һәм акчалар брокер счетына китүен әйткән. Ул тагын акча җибәрүне сораган һәм хатын яңадан 500 мең сумга якын акча күчергән...

   Шуннан соң гына ул булган хәл турында улына сөйләгән, улы исә моның мошенниклыкның классик схемасы булуын аңлаткан. Пенсионер хатын мошенниклар счетына барлыгы 1,5 миллион сумнан артык акча җибәргән.

   Беркайчан да таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез һәм үз акчаларыгызны шикле "кураторларга" ышанып тапшырмагыз. Акчаларны  күчергәнче финанс экспертлары белән киңәшләшегез һәм компания турындагы мәгълүматны тикшерегез. Уяу булыгыз - сезнең финанс иминлегегез сезнең кулда.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас