Җәмгыять
4 март 2025, 06:07

15 төбәктә берәдәк хайваннарны йоклатып үтерергә рөхсәт ителде

Бу исемлектә Башкортстан күренми...

Сукбай хайваннарны йоклатып үтерү хокукы турындагы законнарны Русиянең 15 төбәгендә кабул иттеләр, тагын икесендә норма тиздән үз көченә керәчәк. Бу хакта РБК хәбәр итә.

2023 елның июлендә Русия Президенты Владимир Путин төбәкләргә берәдәк хайваннар язмышын үзләре хәл итәргә хокук бирә торган законга кул куйды. Башлангыч шулай ук йорт хайваннарының, шул исәптән этләрнең һәм мәчеләрнең махсус урыннардан тыш үзләре генә йөрүен тыя.

Хәзерге вакытта мондый законнар Мурманск, Әстерхан, Самара, Ырынбур, Кемерово, Магадан өлкәләре, Ставрополь, Алтай һәм Забайкальск крайлары, шулай ук Удмуртия, Ханты-Манси автономияле округы, Тыва Республикасы, Чукотка автономияле округы, Бурятия һәм Якутия территорияләрендә гамәлдә.

Русиянең   тагын ике төбәгендә – Мордовия һәм Хакасиядә – нормалар тиздән үз көченә керәчәк.

2025 елның февралендә парламентның төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Михаил Матвеев Дәүләт Думасында кешегә һөҗүм иткән этләрне йоклатып үтерү, шулай ук аларның хуҗаларын төрмәгә утырту рөхсәт ителә торган нормаларны карарга планлаштыралар, дип белдерде. 

Бу яңалыкка ничек карыйсыз, дуслар?

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас