Җәмгыять
3 март 2025, 08:47

Янгын тулысынча сүндерелде

   Янгын сүндерүчеләр Уфа нефть эшкәртү заводындагы янгынны тулысынча сүндерә алды.

Янгын тулысынча сүндерелдеЯнгын тулысынча сүндерелде
Янгын тулысынча сүндерелде

Янгын сүндерүчеләр Уфа нефть эшкәртү заводындагы янгынны тулысынча сүндерә алды.

   Бу хакта Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

   Хөкүмәтнең Республика белән идарә итү үзәгендә булган оператив киңәшмә барышында Радий Хәбиров предприятиегә пилотсыз очкычлар һөҗүме турындагы имеш-мимешләрне кире какты һәм янгынны сүндерүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

   Урында 100 кеше һәм 28 берәмлек техника эшләгән. Элегрәк гадәттән тыш хәлләр министрлыгы заводта янгын технологик процесслар аркасында башланырга мөмкин дип хәбәр иткән иде. Янгын урынында янгын Сынау лабораториясе экспертлары эшли.  “Башнефть" тә теркәлгән әлеге гадәттән тыш хәлнең җитештерү эшенә йогынты ясамавы турында хәбәр иттеләр. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас