Җәмгыять
3 март 2025, 06:48

Бер кеше зыян күргән

“Уфа нефть эшкәртү заводындагы янгын технологик сәбәпләр аркасында башланган булырга мөмкин”,- дип хәбәр итәләр БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Бер кеше зыян күргәнБер кеше зыян күргән
Бер кеше зыян күргән

Уфа нефть эшкәртү заводындагы янгын технологик сәбәпләр аркасында башланган булырга мөмкин”,- дип хәбәр итәләр БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

   Әле янгын урынында экспертлар эшли.

   “Башнефть”тан килгән хәбәрләргә караганда, предприятиенең җитештерү куәтләренә зыян килмәгән. Башта компаниядә “янгын нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән”,- дип раслаган булсалар да, соңрак БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин бер эшченең зыян күргәнлеге хакында хәбәр итте.

   Зыян күрүчене күз травмпунктына китергәннәр, ул амбулатор дәвалану узачак. Диагноз ачыкланмый. Янгын урынында ике ашыгыч ярдәм бригадасы кизү торган.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас