25 февральдә Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Данияр Абдрахманов Целинный авылында район халкы белән очрашты. Чарага җиде авыл халкы җыелган иде. 26 февральдә очрашулар Гусев авыл Советында дәвам итте, анда алты авыл вәкилләре очрашты.
Целинный авылында яшәүче Фиргать Әхмәҗәнов цемент заводына кадәр юлның торышына кагылышлы мәсьәләне күтәрде. Ул шулай ук авылга узган ел ябылган дәүләт даруханәсе филиалын кайтаруны сорады. Әмма иң авыры, аның фикеренчә, Әлмөхәммәт авыл җирлегендә яшәүчеләрне Сибай шәһәре дәваханәсенә беркетү мөмкинлеге, чөнки аларга Белоретка бару уңайсыз. Очрашу ахырында Фиргать Әхмәтҗәнов мондый очрашуларның бик файдалы булуын билгеләп үтте.
Авыл җирлеге депутаты Шаһит Гобәйдуллин көтүлектә йөрүче һәм юлларда авария хәлләре тудыручы атлар проблемасына игътибар итте.
Салават Хамматов махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен утын белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәрде. Әлмөхәммәт авыл җирлеге башлыгы Наталья Сатина проблеманы тиз арада хәл итәргә вәгъдә итте.
Иҗтимагый палата рәисе Данияр Абдрахманов Әбҗәлил районы халкы белән очрашуны йомгаклап, шуны әйтте:
- Без халыкның Сибай шәһәре дәваханәсенә беркетү турындагы үтенечен ишеттек, без бу мәсьәлә белән республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итәчәкбез. Ирекле көтүдә булган атларга килгәндә исә, минемчә, хуҗаларның хокуклары һәм җаваплылыгы законнарда төгәл язылган булырга тиеш. Халык белән аралашу нәтиҗәләре буенча сукбай этләрне тоту мәсьәләсен җайга салырга кирәклеген ассызыклыйсым килә, чөнки бу проблема шулай ук өлгереп җиткән.