Җәмгыять
27 февраль 2025, 08:35

200 штраф җыйган водительне тоткарлаганнар

“Яхшы машинада йөрим, юл кагыйдәләрен үтәмәсәм дә була”  дип уйлады микән?

200 штраф җыйган водительне тоткарлаганнар200 штраф җыйган водительне тоткарлаганнар
200 штраф җыйган водительне тоткарлаганнар

    Уфада ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, 200 штраф җыйган Lexus йөртүчесен тоткарлаганнар.

   Бу хакта үзенең телеграмм-каналында республиканың баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итте.

   Машина йөртүчене Чекалин урамында тоткарлаганнар.  Lexus белән  идарә итүче Иглин районы кешесе – 49 яшьлек ирнең, Эчке эшләр министрлыгы базасы мәгълүматлары буенча, гомум суммасы 331 мең сумлык 200дән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы бар",  дип билгеләде Севастьянов.

     Суд приставлары тиешле документларны рәсмиләштергән һәм ир-аттан бурычларын түләттерү өчен машинасын  штрафстоянкага урнаштырган. Хәзер автобуста йөрергә туры килмәгәе...

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас