Mash Telegram-каналы хәбәр итүенчә, Русия тоткыннарына колонияләрдә йорт хайваннарын, шул исәптән кошлар һәм балыклар тоту рөхсәт ителәчәк. Бу Җәзаларны үтәү федераль хезмәте һәм Юстиция министрлыгы тарафыннан Дәүләт Думасы депутаты Георгий Араповка җибәрелгән хатлар ярдәмендә мөмкин булды, ул (Г.Арапов) элегрәк бу рөхсәткә запрос юллаган булган.
Канал мәгълүматы буенча, бу хатларда тоткыннар йорт хайваннарын аерым шартларны үтәгәндә асрый ала, диелгән. Мөһим таләп: тоткыннар йорт хайваннарын үз акчаларына карарга тиеш. Шулай ук хайваннарны асрауга рөхсәт алыр өчен учреждение хакимиятенә һәм ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип аңлатыла.
Моннан тыш, тоткыннар законнарны үтәргә, ягъни, хайваннарга карата рәхимсез мөгамәлә белән бәйле РФ Җинаятьләр кодексының 245 маддәсен бозмаска тиеш.
Эчке тәртип кагыйдәләренең 78 пункты кысаларында хөкем ителүчеләргә азык-төлек сатып алырга рөхсәт ителә, әмма бу документларда йорт хайваннары өчен азык турында мәгълүмат юк.
Моңа кадәр гыйнварда, кеше хокукларын яклау Халыкара комитетының Русия бүлекчәсе вице-президенты Иван Мельников “Аргументы и факты”га биргән интервьюда тоткыннарга мәче алырга рөхсәт итү аларның иректән мәхрүм итү урыннарындагы халәтенә уңай йогынты ясаячак, дип белдергән иде. Ул шулай ук хөкем ителүчеләргә эт яки әрлән асрарга рөхсәт итү мөмкинлеге турында да әйтте.
Чыганак: tsargrad.tv