Җәмгыять
26 февраль 2025, 05:45

Тагын штраф салдылар

Уфада суд "Пруфы" нәширенә хакимияткә һәм җәмгыятькә хөрмәт күрсәтмәгән өчен штраф салды.

Тагын штраф салдыларТагын штраф салдылар
Тагын штраф салдылар

    Уфаның Киров район судында 25 февральдә «Пруфы» нәшире Рәүфә Рәхимовага карата хакимиятне һәм җәмгыятьне хөрмәт итмәү турындагы административ хокук бозу турындагы чираттагы эш буенча утырыш узды. Суд Рәхимовага 30 мең сум штраф салырга дигән карар чыгарган.  Карар әлегә законлы көченә кермәгән.

   «Пруфы» нәшриятын административ хокук бозуда гаеплиләр – бу мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрендә, шул исәптән “Интернет“ челтәрендә, кешелек дәрәҗәсен һәм иҗтимагый әхлакны кимсетүче әдәпсез формада белдерүче мәгълүмат тарату, җәмгыятькә, дәүләткә, РФ рәсми дәүләт символларына, РФ Конституциясенә ачыктан-ачык хөрмәт күрсәтмәү.

   Судлар Рәүфә Рәхимовага фейклар тарату, армияне дискредитацияләү һәм хакимиятне хөрмәт итмәү өчен җитди штрафлар билгеләгәннәр иде инде. 2024 елның октябрендә Уфаның Киров районы суды аңа карата 30 сең сум күләмендә штраф билгеләгән иде.

  Шул ук елның декабрендә Совет район суды “Пруфы”ның баш мөхәррире Марина Кәримовага «җәмәгать тәртибен һәм иҗтимагый куркынычсызлыкны массакүләм бозу куркынычы тудырырга сәләтле хәбәрләр, дөрес булмаган мәгълүмат тараткан өчен» 60 мең сумга штраф салды.

БР Югары суды элек кабул ителгән карарларны үз көчендә  калдырды.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас