Җәмгыять
26 февраль 2025, 14:06

Олимпиада — зур биеклекләргә трамплин ул

Олимпиада — зур биеклекләргә трамплин улОлимпиада — зур биеклекләргә трамплин ул
Олимпиада — зур биеклекләргә трамплин ул

 “Росхим” акционерлар җәмгыяте химия һәм химик технологияләр буенча Зур олимпиада игълан итте. 2025 елда бу ителлектуаль ярышта Русия территориясендә яшәгән һәр укучы катнаша ала. Бу конкурс “Росхим” га кергән “Башкортстан сода компаниясе” акционерлар җәмгыяте башлап җибәргән традициянең дәвамы булып тора.Компания инде 6 ел Зур сода олимпиадасы үткәреп килде, анда 1000нән артык 7-11 сыйныф укучысы катнашкан иде. 2025 елдан “Росхим” АҖ олимпиаданы тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә ниятләгән. Ул берничә этаптан тора. Беренче этап — читтән торып — онлайн үтәчәк. Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр тагын ике турны илнең 5 төбәгендә югары уку йортлары һәм колледжларында үтәчәк. Түбәндәге мәйданчыкларда үтәчәк Зур олимпиада: Башкортстан (Стәрлетамак, Салават), Пермь, Кырым, Волгоград, Алтай. Быел Олимпиадада 2000 укучы катнашуы көтелә. “Росхим” АҖ нең генераль директор урынбасары Владимир Барановский Зур олимпиаданың максатын яшь талантларга юл ачу, кадрлар резервын булдыру һәм булачак инженерларга, җитәкчеләргә канат куюда күрә. Олимпиаданы оештыручылар:”Росхим” АҖ, Уфа нефть-техник университеты, “Олимпиада хәрәкәте остазлары ассоцияциясе”. Олимпиада эшендә тагын 8 югары уку йорты һәм колледж катнаша.”БСК” акционерлар җәмгыятенең башкаручы директоры Александр Пименев Зур сода олимпиадасының Башкортстан чикләрен үтүе белән канәгатьлеген белдерде, җиңүчеләр өчен карьера мөмкинлекләре ачылачагы хакында әйтте. Зур олимпиаданың җиңүчеләре һәм призерлары Уфа дәүләт нефть-техник университетына укырга кергәндә БДИна өстәп 10 һәм 7 өстәмә балл алачаклар. Олимпиадага теркәү 19 февральдән 16 мартка кадәр барачак. Бу вакытта онлайн-этап та үтәчәк. Теркәү өчен сылтама: https://ruschemolymp.ru/

Олимпиада — зур биеклекләргә трамплин ул
Олимпиада — зур биеклекләргә трамплин ул
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас