+21 °С
Болытлы
23 февраль көнне Башкортстанда 46 яшьлек Евгений Шкиль хәбәрсез югалган. Кичә аны эзли башлаганнар.
Ир-атның югалуы турында социаль челтәрләрдә «Лиза Алерт РБ " волонтерлары хәбәр иткән. Эзләүчеләр мәгълүматы буенча, ул искерәк соры курткада, кара чалбарда чыгып киткән. Аягында - кара ботинкалар.Өченче тәүлек инде якыннары аны таба алмый.
Билгеләре: буе 170 см, уртача гәүдәле һәм кара-коңгырт күзле. Күрүче булса, 8-800-700-54-52 яки 112 телефоннары аша хәбәр итсен.
Чыганак: @Ufakp