Йөрелгән машина сатып алырга уйлыйм. Әгәр ул залогта булып чыкса, машинаны тартып алырлар микән? Ничек бу хәлгә юл куймаска?
Ришат.
- Әйе, сатып алган кешедән залогтагы транспорт чарасын тартып алырга мөмкиннәр, - ди юрист Николай Попов. – Хәтта шулай да булырга мөмкин: кеше йөрелгән машинаны автосалонда сатып ала, ә ул залогта булып чыга. Һәм бу хәлгә автосалон җаваплы түгел, чөнки сатып алучы мәгълүматларның ачык базасыннан сатып алырга теләгән машинасын тикшерергә бурычлы!
Залоглар турындагы мәгълүмат Федераль нотариаль палата сайтында күчемле милек залогы турындагы белдерүләр реестрында тупланган. Запрос эшләтү өчен машинаның VIN-номерын күрсәтергә кирәк. Хәер, реестрдагы мәгълүмат 100 процентлы гарантия була алмый. Чөнки анда мәгълүматны залог алучы кертә бит, ә ул моны эшләмәскә дә мөмкин.
Минем сезгә киңәшем – машина сатып алыр алдыннан нотариуска барып ресстрдан рәсми выписка сорагыз. Әгәр килешүне гамәлдә түгел дип тапсалар, сезнең судта намуслы булуыгызга аргументыгыз булачак.