Башстат мәгълүматларына караганда, 10-17 февраль чорында кибетләрдә кайбер азык-төлеккә бәяләр кимегән.
Алмага бәяләр сизелерлек төшкән, ул 2,38%ка арзанайган һәм хәзер аның килограммы уртача 125,55 сум тора.
Шулай ук суганның хакы да 2,03%ка арзанайган: аның 1 кг 46,35 сум тора. Моннан тыш, балалар туклануы өчен яшелчә консервларына бәяләр 1,93% ка, килограммы өчен 614,14 сумга кадәр кимегән. Карабодай 1,91%ка (51,37 сумга кадәр), ә дөге 1,76%ка (110,01 сумга кадәр) арзанайган.
Ә сез хаклар үзгәрүн сиздегезме?
Чыгагак: Башинформ,
Автор фотосы.