Җәмгыять
24 февраль 2025, 06:05

Ипотеканы кем исеменә алырга?

 Ипотеканы хатын-кызга караганда ир-атка начаррак хуплыйлар диләр. Дөресме?

Ипотеканы кем исеменә алырга?Ипотеканы кем исеменә алырга?
Ипотеканы кем исеменә алырга?

    Банкта эшләүче танышым сәер, әмма кызык сүзләр әйтте. Ипотеканы хатын-кызга караганда ир-атка начаррак хуплыйлар, имеш? Бу дөресме? Кредит алырга кемнең мөмкинлеге зурырак?

                                 Зөһрә.

 - Бу чыннан да шулай, - дип үз фикере белән уртаклаша ипотека брокеры Дмитрий Ракута. – Банклар хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы ирләргә караганда югарырак булуын күз уңында тота, аннары гүзәл затлар ипотека түләүләрен ирләргә караганда тәртиплерәк, үз вакытында түләп баручан.

   Үзмәшгульләргә, шәхси эшкуарларга һәм бизнес алып баручыларга заявкаларны теләмичәрәк хуплыйлар. Банклар, әгәр компаниянең проблемалары башланса, аның җитәкчесе булган акчасын кредит түләүгә түгел, ә үз эшен коткаруга тотачак дип исәпли.  Банк өчен тотрыклы хезмәт хакына  ялланып эшләүче заемщик – ышанычлырак.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас