Җәмгыять
22 февраль 2025, 13:42

Уфадан Кытайга туры рейслар ачыла

Бу илгә очканда бернинди виза да кирәк түгел.

Уфадан Кытайга туры рейслар ачылаУфадан Кытайга туры рейслар ачыла
Уфадан Кытайга туры рейслар ачыла

Самолетлар 23 марттан Хайнань утравына оча башлыйлар.Кире рейслар якшәмбе көннәрендә булачак. 

3 апрельдән икенче рейс өстәләчәк — ул атнасына бер пәнҗешәмбе көннәрендә очачак. 

Уфадан Кытайга очу 8 сәгать 30 минут тәшкил итәчәк. Билет бәясе 35,8 мең сумнан башлана. Рейслар Airbus A330 самолетларында башкарылачак. Яңа юнәлешләргә билетлар да сата башлаганнар. Эконом-класска да, бизнес-класска да билетлар сатып алу мөмкинлеге бар.

Әйткәндәй, 21 марттан Кытайга Казаннан да самолетлар оча башлый.

Чыганак: Башинформ

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас