+24 °С
Яңгыр
Уфада 41 яшьлек Альбина Гыйләҗева югалган «БашРегионСпас» эзләү-коткару отряды активистлары хәбәр иткәнчә, аны ике көннән бирле таба алмыйлар.
19 февральдә ул өеннән чыгып киткән һәм әлегәчә аның кайда икәнлеге билгеле түгел. Аның буе - 180 сантиметр, уртача гәүдәле, кара чәчле һәм яшел-коңгырт күзле. Капюшонлы озын кара куртка, кара итек, бәйләгән зәңгәр баш киеме кигән булган.
Югалган хатын турында белүче, аны күрүче булса, (937) 310-21-12 яки 112 телефоннары буенча шалтыратсын.
Чыганак: Уфа-кп