Уфада туып-үскән Алинә Ваһазова Америкада чыгып китеп, 14 еллап Пенсильвания штатында яшәгән. Анда ул кияүгә чыккан, ике бала тапкан. Әмма тора-бара ире эчкечегә әйләнгән, кул да күтәрә башлаган. Шуның аркасында ике баласын да социаль учреждениегә алып киткәннәр. Балаларын ул атнасына ике тапкыр гына барып күрә алган.
Балаларын кире үзенә кайтара алмагач, Алинәгә туганнары ярдәм кулын сузган.
Ике атна элек АКШтагы округ суды балаларны картәнисе тәрбиясенә бирү карарын чыгарган. Хәзер балаларны Уфага алып кайтканнар. Аларга рус телен өйрәнергә кирәк булачак. Әмма Алинәнең якыннары балаларның тормышлары монда җайланып китәр әле дип ышана.
Чыгагак: КП-Уфа