Билгеле җырчы Алла Пугачеваның оныклары Никита Пресняков һәм Дени Байсаров хакында бара сүз...
Кайчандыр илнең иң зур сәхнәләрен ансыз күз алдына да китереп булмаган Алла Пугачеваның гаиләсе бүгенге көндә бөтен дөньяга таралган. Җырчы үзе Кипрда көннәрен уздыра, ә аның кызы Кристина Орбакайте АКШта яши. Алла Борисовнаның олы оныгы Никита Пресняков та шул илгә 2022 елда ук киткән.
Шул ук вакытта йолдызлы гаилә әгъзаларының берсе Русиядә яшәвен дәвам итә. Кристина Орбакайте һәм миллионер Руслан Байсаровның кече улы Дени Байсаров инде ул. Егет бүгенге көндә Мәскәүдә эшли һәм туган илен ташлап китәргә һич тә җыенмый. Танылган гаиләнең танышлары сүзләренчә, шуның аркасында туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр кызган. Дени һәм Никита дөньяда барган вакыйгаларга карашлары төрле аркасында аралашмый да диярлек икән.
Аның сүзләренчә, Дени сеңлесе Клавдия белән рәхәтләнеп аралашуын дәвам итә. Кыз Орбакайте белән Америка бизнесмены Михаил Земцов никахында туган һәм ул АКШ гражданлыгына ия. "Кызның әнисе белән китүендә гаеп юк. Ул да үзенең өлкән абыйларын бик ярата", - дип гаиләнең танышы.
Фото: 2x2.su