2025 ел ахырына НДФЛ буенча салым декларацияләренең күбесе гамәлдән чыгарылачак. Салым түләүчеләргә үз керемнәре турында гариза бирергә туры килмәячәк, хәзер структура салымны үзе исәпләп чыгарачак.
Бу болай эшләячәк: Федераль салым хезмәте керемнәр өчен салымны исәпләүне үз өстенә алачак, мәгълүматларны исәпкә алачак (аренда килешүләреннән яки банк отчетларыннан) һәм чек чыгарачак. Әлбәттә, барыбер күпмедер түләргә туры киләчәк, әмма процесс автомат рәвештә башкарылачак. Иң мөһиме – килгән белдерү кәгазьләрен һәм мәгълүматларны тикшереп тору.
Дәвалану, укыту өчен салым чигерүләренә килгәндә, әлеге процессны ничек оештырырлар, билгеле түгел, аларны, мөгаен, үзаллы рәсмиләштерергә кирәк булачак (бүгенге көндәге кебек). Катлаулы очраклар ничек исәпкә алыначак (мәсәлән, чит илдә алынган кэш) шулай ук билгесез.
Ел ахырына үзгәрешләрдән соң сезгә:
- Торакны арендага биргәндә,
- Күчемсез милек (фатирлар, дачалар) сатып алганда,
- Күчемсез милек яки машина рәвешендәге бүләкләр (якын туганнардан түгел) алганда,
-Чит ил банкларындагы кертемнәр буенча процентлар өчен вычет кайтарганда, декларация тапшырырга кирәк булмаячак.
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.