Җәмгыять
20 февраль 2025, 14:54

“Алар яшьләр идеяләрен алга этәрәчәк”

Башкортстанның Яшьләр хөкүмәтенә конкурс буенча сайлап алуның финал этабы узды.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Бүген, 20 февральдә, Уфада Башкортстан Яшьләр хөкүмәтенә конкурс сайлап алуының финал этабы узды. Сайлап алу Евразия фәнни-мәгариф үзәге йорты базасында үтте.

Яшьләр хөкүмәте республикада 2019 елдан бирле эшли һәм Башкортстан Хөкүмәте каршындагы киңәшмә һәм консультатив орган булып тора. Ул үз эшчәнлеген иҗтимагый башлангычларда алып бара.

2024 елның ноябрендә узган беренче этапта кандидатлардан 80гә якын гариза алынган: конкурста катнашу өчен документлар пакетыннан тыш, башкарма хакимиятнең төбәк органнары белән хезмәттәшлек итү буенча проектлар да тәкъдим иткәннәр.

– Без башка профильле ведомстволардан коллегалар белән 20 яшь һәм креатив булачак идарәчене сайлап алачакбыз. Алар яшьләр һәм дәүләт хакимияте органнары арасында юл күрсәтүче булачак, яшьләр идеяләрен алга этәрәчәк һәм республиканы үстерә торган проектларны гамәлгә ашырачак, – диде Башкортстанның Яшьләр комитеты рәисе Вито Сабиров.

Әйткәндәй, 2024 елда Башкортстанның Яшьләр хөкүмәте илнең Яшьләр хөкүмәтләре ассоциациясе рейтингы нәтиҗәләре буенча Русиядә иң яхшысы дип танылды. Шулай ук “ГосСтарт” номинациясендә “Яшьләр вакыты” яшьләр казанышларының бөтенрусия премиясе лауреаты булды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас