Җәмгыять
19 февраль 2025, 16:31

Онлайн-кредитлар бирүне тыю тәкъдиме белән чыкканнар

Бу чара мошенниклык кылу очракларын азайтырмы?

Онлайн-кредитлар бирүне тыю тәкъдиме белән чыкканнарОнлайн-кредитлар бирүне тыю тәкъдиме белән чыкканнар
Онлайн-кредитлар бирүне тыю тәкъдиме белән чыкканнар

Мошенникларга каршы көрәшү өчен Русиядә онлайн-кредитлар бирүне тыярга кирәк. Цифрлы икътисадны үстерү фонды советы рәисе, “LiveInternet”ка нигез салучы Герман Клименко шулай дип белдергән. Белгеч фикеренчә, бу чара мошенниклык проблемасын 90-95 процентка хәл итү мөмкинлеге бирәчәк. “Кеше бу мәсьәләне Күпфункцияле үзәккә килеп хәл итәргә тиеш. Әмма банк лоббие дигән әйбер бар, һәм барыбызга да мәгълүм ул. Әгәр хәзер онлайн-кредитлар бирүне тыйсак, мәсьәләне хәл итү өчен Күпфункцияле үзәккә барырга туры киләчәк. Кредитка юл ерагая, әмма шул ук вакытта әби-бабайларга интернет аша кредит карточкаларын “тагу” мөмкинлеге юкка чыгачак”, – дип аңлатып үткән Клименко.

Чыганак: vatantat.ru

Фото: admnvrsk.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас