Җәмгыять
19 февраль 2025, 16:20

Машина сөючеләр өчен күңелсез яңалык

Хәвефсезлек каешын такмаган өчен штрафны ике тапкырга арттырырга телиләр.

Машина сөючеләр өчен күңелсез яңалыкМашина сөючеләр өчен күңелсез яңалык
Машина сөючеләр өчен күңелсез яңалык

 «Гадел Русия – дөреслек өчен» партиясеннән Дәүләт Думасы депутатлары хәвефсезлек каешларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен штрафны арттыруны күздә тоткан закон проектын керткән. Документны якын арада карарга тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә партиянең матбугат хезмәте.

Әгәр инициатива хупланса, машина йөртүчеләр һәм пассажирлар өчен иминлек каешын такмаган өчен штраф 1 500 сумнан 3 000 сумга кадәр артачак. Мотошлемнарга да кагыла бу: шлемны каптырмыйча гына мотоцикл белән идарә итү яки шлемсыз пассажирлар йөртү дә югары штрафка китерәчәк.

Закон проектына аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, үзгәрешләр юлларда иминлекне арттыруга һәм юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр санын киметүгә юнәлдерелгән.

Чыганак: shahrikazan.ru

Фото: drive2.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас