Җәмгыять
19 февраль 2025, 12:24

Башкортстан матбугат чараларына язылу буенча лидерлар рәтенә керде

Башкортстан матбугат чараларына иң югары язылу дәрәҗәсе булган төбәкләрнең берсе булды. Бу хакта Президент янындагы киңәшмәдә РФ цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Максут Шадаев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, лидерлар рәтенә шулай ук Мәскәү, Краснодар крае һәм Татарстан кергән. Әмма министр билгеләп үтүенчә, подписка буенча китерелә торган гәзит-журналларның гомуми күләме соңгы биш елда ике тапкырга кимегән: 2019 елда 500 млн данәдән 2024 елда 257 млн данәгә кадәр. Моның сәбәпләренең берсе цифрлы инфраструктура үсеше һәм интернетның киң кулланылышы, бигрәк тә авыл җирлегендә.

2020 елдан вакытлы матбугатны китерүгә тарифлар аның социаль әһәмияте аркасында инфляциядән акрынрак үсте. Президент йөкләмәсе нигезендә "Русия почтасы" социаль әһәмиятле басмаларны китерүгә 25 процент ташлама бирә, ул һәр өченче басмага кагыла.

БР матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев ассызыклавынча, Башкортстан гадәттәгечә Русиянең иң укый торган төбәкләренең берсе булып санала. Ул билгеләп үткәнчә, кеше  күбрәк цифрлы чыганакларга  күчсә дә, басма сүзгә ышаныч югары булып кала. Хәзерге вакытта республикада дәүләт басмаларының гомуми уртача тиражы 207 мең данәдән артып китә.

Кайсыбер – "Абзелил", "Инйәр", “Баймакский вестник", "Куюргаза"  "Салават"  кебек басмалар подписка артуын күрсәтә, ә республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында "Республика Башкортостан" гәзитенә язылучылар саны арткан. Ульчев бу кызыксынуны контентның югары сыйфаты һәм дөреслеге, шулай ук актуаль темаларны, шул исәптән МХО зонасындагы вакыйгаларны һәм республикадагы кешеләрнең тормышын яктыртучы журналистлар эше белән аңлатты.

Ул шулай ук журналистларга Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның ярдәм итүен билгеләп үтте. 2023 елда ул "Дөреслек. Җаваплылык. Батырлык" премиясен булдырды. Шулай ук Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия күләмен биш тапкырга арттырды – 100 меңнән 500 мең сумга кадәр. Моннан тыш, төбәктә медиа тармакка ярдәм итүнең башка чаралары да бар.

Чыганак: "Молодёжная  газета" 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас