Алыр, әмма шәхси ихтыяҗларына түгел. Уфада шәһәр Советы депутатлары өчен Уфа халкыннан наказларны үтәүгә сумманы ел саен 90 миллион сумга кадәр арттырачаклар. Мәсьәлә якындагы утырышта каралачак. Шул рәвешле, халык сайлаган һәр кеше сайлаучылар үтенечен тормышка ашыру өчен 2,5 млн сум алачак. Шәһәр Советы спикеры Марат Васимов фикеренчә, бу күбрәк иҗтимагый киңлекләрне тәртипкә китерергә, өстәмә социаль проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
2024 елда депутатларга 72 млн сум бүлеп бирелгән.
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.