Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- Калтасырайонының яңа башлыгы итеп Семен Цедилкин билгеләнде. Районның элеккеге башлыгы Зәбир Габдуллин Мәләүшә районын җитәкли. Уфаның Дим районы башлыгы итеп Иван Иванов билгеләнде.
- Башкортстан бөтенрусия финанс культурасы конкурсы финалистлары рәтенә керде. Җиңүче төбәк март аенда билгеле булачак.
- Радий Хәбиров Иглин районының үсеш планын төзәтергә кушты.
- 2025 елның декабрендә Уфада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар арасында БДБ илләренең беренче кышкы Спартакиадасы узачак.
- Башкортстанда юлда һәлак булучылар санын өчтән бер өлешкә диярлек киметүгә ирешелде. Узган ел аварияләрдә 397 кеше һәлак булган.
- БР Башлыгы һәм премьер-министры ай саен Башкортстан бизнесы вәкилләре белән очрашачак. Беренче очрашу - 19 февральдә Сибай бизнесменнары белән.
- Башкортстан спортчылары узган атнада 31 медаль яулады, шуларның 8е — алтын.
- Башкортстанда РДКБ балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәгендә беренче тапкыр сөяк миен күчереп утырту буенча өч операция үткәрделәр. Барлык өч очракта да безнең табибларга Мәскәү үзәгеннән коллегалары ярдәм итте. Төбәк башлыгы бу операцияләрне үткәргән табибларны бүләкләргә кушты.
- Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар көненә аерым игътибар бирергә кушты — тантаналы чаралар республиканың барлык муниципалитетларында да узарга тиеш. Ул Бөек Ватан сугышы, Әфганстанда, Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләре ветераннарын һәм МХО катнашучыларын котларга кирәклеген ассызыклады.
- Башкортстанның 711 мәктәбе « Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» һәм «Хезмәт» предметлары өчен яңа җиһазлар алачак.
- Башкортстан Башлыгы хезмәт һәм Ватанны саклау нигезләре укытучылары белән очрашачак.
- 28 февраль - 1 мартта Уфада «SMART-бакчачы»IV Халыкара форумы узачак. Радий Хәбиров вице-премьер – Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановка бакчачылар белән сорау-җавап режимында эшләү мөмкинлеген оештыруны, шулай ук бакчачыларга ярдәм турында мәгълүмат бирүне йөкләде.
- Май аенда Уфада «Мега» сәүдә үзәгендә Үзбәкстанның Наманган өлкәсенең Сәүдә йорты ачылачак. Бутикта текстиль продукциясенең киң ассортименты булачак, шул исәптән эшлекле костюмнар, күлмәкләр, пальто һәм өй текстиле.
- Башкортстан белән Үзбәкстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше узган ел 20% ка диярлек үскән
- Стәрлетамактан Р-240 трассасы участогы Башкортстан территориясендәге дүрт полосага кадәр киңәйтеләчәк.
- Башкортстан бизнесына дәүләт ярдәменең суммасы 2024 елда 1 млрд сумнан артып китте. Күрсәтелә торган ярдәм чараларының нәтиҗәсе – кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эшләүчеләр санының артуы булды: аларның саны планнан 20% ка артып, 593,3 мең кеше тәшкил итте.