Башкортстан Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне ныгытуын дәвам итә.
Узган елның 11 аенда тышкы сәүдә әйләнеше, 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 19,8 процентка арткан. Бу күрсәткеч буенча Үзбәкстан республикада товар әйләнешендә җиденче урында тора. Бу хакта вице-премьер сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Александр Шельдяев билгеләп үткәнчә, төбәктән экспорт 14,7 процентка, ә импорт-68,5 процентка арткан.
https://old.glavarb.ru/