Еш кына чүплекләргә җиләк—җимеш, яшелчә, ипи, сөт, ит ризыклары «озатыла» икән. Ташланган азык—төлекнең 71 проценты халык өлешенә туры килсә, 29 проценты туклану нокталары, оешмалар, кибетләрдән чыга. Яхшылап уйласаң, чүп чиләгенә ризык кына түгел, акча да оча дигән сүз бит. Белгечләр санап та биргән әнә: 1,6 трлн сум бу! Илдә яшәүче һәр кеше елына уртача 80 кг ашамлыкны чүпкә ташлый икән. Яшәр өчен ашыйбызмы, ашар өчен яшибезме, дигәнгә, ташлар өчен алабызмы, дип тә өстисе килә. Чөнки 18 млн тонна азык-төлек 30 млн кешене туйдырырга җитәр иде.Еш кына, чынлап та, күз туймаганга гына «кирәк» дип, кибетләрне баетабыз түгелме?
Чыганак: dzen.ru
Фото: stock.adobe.com