Җәмгыять
17 февраль 2025, 11:24

Бүләкләр кемгә тәтер?

Башкортстан телевидениесендә туры эфирда бүләкләр уйнатылачак.

Бүләкләр кемгә тәтер?Бүләкләр кемгә тәтер?
Бүләкләр кемгә тәтер?

Башкортстан телевидениесендә туры эфирда бүләкләр уйнатылачак.

   Иртәгә, 18 февральдә, БСТ телеканалының “Сәләм”иртәнге шоу барышында, 07.45 сәгатьтә, басма матбугатка язылучылар арасында ике уен уйнатыла.

   Гәзит һәм журналларга язылган башкортстанлылар берьюлы ике: “Языл һәм от” (беренче яртыеллыкка һәм 2025 елга тулысынча язылучылар) һәм “Яңа ел марафоны” акцияләрендә катнаша алачак.

 Бүләкләр саллы: туңдыргыч сандык, телевизор, ноутбук, робот-тузан суырткыч һ.б. Бүләкләргә нинди дә булса матбугат басмасына язылучылар  өмет итә ала.

   Исегезгә төшерәбез: төбәктә яшәүчеләр 1 февральдән 31 мартка кадәр 2025 елның икенче яртыеллыгына узган язылу чорындагы хаклар белән языла ала.

   Почта бүлекчәләре аша да, онлайн-подписка аша да языла аласыз, дуслар.

   Моның өчен “Подписка” » https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/ бүлегендә теләгән гәзит-журналыгызны сайларга кирәк булачак. Басма матбугатка да, электрон версиягә дә язылу мөмкинлеге бар.

  Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас