Җәмгыять
14 февраль 2025, 13:36

Юл һәлакәтләренең төп сәбәпләре нинди?

Юл һәлакәтләренең төп сәбәпләре нинди?Юл һәлакәтләренең төп сәбәпләре нинди?
Юл һәлакәтләренең төп сәбәпләре нинди?

Республикада юл һәлакәтләренең төп сәбәбе -машина йөртү дисциплинасының алама булуы. БР ДАИ башлыгы Владимир Севастьянов 2024 елга йомгак ясап шулай дип әйткән.

"Юл-транспорт һәлакәтенең 85%тан артыгы - машина йөртүчеләр гаебе белән. Үлемгә китерүче иң җитди юл-транспорт һәлакәтләре - каршы полосага чыгу аркасында. Узган елда 169 шундый юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 82 кеше һәлак булган һәм 281 кеше имгәнгән. Шул ук вакытта алардан бары тик 4 авария ярамаган урыннарда каршы як полосага чыкканда гына килеп чыккан», — дип хәбәр итте БР баш дәүләт автоинспекторы.

Ул 2024 елның статистикасын китергән. Республика 2956 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 397 кеше һәлак булган һәм 3597 кеше яраланган.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас