+21 °С
Болытлы
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төбәктә һава шартларының начараюы турында кисәтте.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 16 февральдә республикада кар явуы, урыны белән көчле кар явуы, буран булуы көтелә.
Җилнең секундына 17-22 метрга кадәр көчәюе, юлларда кар көртләре, кар өермәсе, бозлавык, күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр һәм аннан да азрак начараюы көтелә.
17 февральдә югарыда әйткән һава торышы күренешләрнең интенсивлыгы кимиячәк, һава температурасы нормадан 1-3°ка кадәр төшә башлаячак.