Җәмгыять
13 Февраля 2025, 05:20

Законсыз кышкы балык тоту өчен штраф кертергә телиләр

Күптән кирәк!

Ләйсән Каспранова.Ләйсән Каспранова.
Фото:Ләйсән Каспранова.

Русиядә законсыз кышкы балык тоткан өчен гражданнарга штрафлар кертергә кирәк, дип белдерде “Хәвефсезлек өчен” хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Курдесов.

Җәмәгать эшлеклесе белдергәнчә, бу өлкәне җайга салырга, бәлки лицензияләргә кирәк.  Кышкы балык тоту хәвефле булган урыннарны ачыкларга һәм тыюлар кертергә кирәк.

Курдесов өстәп әйтүенчә, Русиянең коткару ведомстволары кышкы балык тотуда катнашучыларны коткаруга  зур акчалар сарыф итә, ә белгечләр үз гомерләрен куркыныч астына куя.

12 февральдә Сахалинда ярдан 139 балыкчы белән боз кисәге аерылган дигән хәбәр таралды.  Соңыннан кайсыбер балыкчылар эвакуацияләнүдән баш тарткан, чөнки тоткан балыкны һәм сатып алынган кирәк-яракларын югалтырга теләмәгәннәр. Балыкчылар көймәне көтеп, ярга барып җитәргә ниятләгәннәр.

Чыннан да, штрафлар кертелгән хәлдә, бәлки, кышын балык тотарга яратучылар алай кыланмас иде. Ел саен бер төркем балыкчылар шундый боз участокларында аерылып калалар...

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас