Җәмгыять
12 февраль 2025, 05:50

Ялган квитанцияләрдән сак булыгыз

  Русиялеләргә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләү буенча ялган квитанцияне чын квитанциядән ничек аерырга икәнлеге турында сөйләделәр.

Ялган квитанцияләрдән сак булыгызЯлган квитанцияләрдән сак булыгыз
Ялган квитанцияләрдән сак булыгыз

Соңгы вакытларда мошенниклар тарафыннан халыкны алдауның тагын бер юлы – ялган квитанцияләр пәйда була башлаган.

  "Бланкны игътибар белән тикшерергә кирәк, - дип киңәш итәләр белгечләр. – Анда, һичшиксез, хезмәтләр һәм реквизитлар  күрсәтелергә тиеш. Түләгәндә барлык саннарны чагыштырыгыз. Оешманың исеменә игътибар итегез. Аферистлар аны аз гына бозып күрсәтергә мөмкин. Шулай ук түләүләр күләмен тикшерергә һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәбен алып барырга киңәш итәбез”.

  Әгәр квитанциянең дөреслегенә шик бар икән, белгечләр идарәче компания вәкилләре белән элемтәгә керергә киңәш итә. Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә комитеты әгъзасы Антон Немкин ачыклык кертүенчә, мошенниклар ялган түләү документларын әзерләү өчен заманча технологияләр куллана. Аларның максаты – кешеләрне алдау, аларны  квитанциянең чынлыгына ышандыру һәм бурычларны реквизитларны тикшермичә түләргә мәҗбүр итү. Моның өчен җинаятьчеләр бурычны тиз һәм уңайлы түләргә мөмкинлек бирә торган QR-кодлар куллана. Сак булыгыз!

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас