Җәмгыять
12 февраль 2025, 06:00

Участогың тәртиптәме?

1 марттан җир кишәрлекләрен үзләштерергә һәм файдалана башларга мәҗбүр итүче закон үз көченә керәчәк.

Участогың тәртиптәме?Участогың тәртиптәме?
Участогың тәртиптәме?

Адәм баласы һәрвакыт җиргә тартылган – шәһәр җирендә яшәүчеләр транспорт шау-шуыннан, асфальт исеннән, шәһәр ыгы-зыгысыннан ялкып, бакчачылык ширкәтләрендә бакча кишәрлеге алырга тырышса, авыл тормышын үз итүчеләр үзләрен җирсез бөтенләй дә күз алдына китерми. Ләкин кемдер ул җирне өф итеп тота, карый, тәрбияли, нәрсәдер үстерә, төзи, ә кемнәрдер сатып алу белән “оныта”. Бармы-бар, торсын әйдә, ашарга сорамый, янәсе.

    Бу хәлләр тагын ничә еллар шулай үзгәрешсез калыр иде икән, 2024 елның 8 августында Русия Президенты Владимир Путин торак пунктларында җир участоклары хуҗаларын, шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә бакчалары булган гражданнарны сатып алганнан соң өч ел дәвамында кишәрлекне куллануга әзерләргә – ягъни аны үзләштерергә мәҗбүр итәчәк законга кул куйды. Ул 2025 елның 1 мартында үз көченә керә.

    Шунысын да билгеләпүтәргә кирәк, бүгенге көндә гамәлдәге законнарда җир участогын үзләштерү дигәндә нәрсә аңлатылуы һәм үзләштерү срокларының нинди булуы билгеләнмәгән.

    Бу күп санлы проблемалар тудыра. Мәсәлән, кеше йорт төзү максаты белән җир участогы сатып ала. Ләкин участок төзелеш өчен яраксыз булырга, әйтик, сазлыклы, чүп-чар баскан, тигезле-тигезсез булырга да мөмкин. Нәрсәдер төзер өчен аны әзерләргә, димәк,  күпмедер вакыт кирәк булачак.

     Владимир Путин кул куйган закон шулай ук бакчачылык ширкәтләрендәге ташландык җир участоклары проблемасын хәл итүгә дә юнәлдерелгән. Андыйлар да бик күп. Еш кына шундый күренешкә тап булырга мөмкин: берәүнең бакчасы гөл кебек балкып утыра, бер чүп-чар заты күрмәссең, бакча йорты, бәдрәфе һәм түтәлләре – бар  да тәртиптә, ә терәлеп торган күршесенең кишәрлеге еллар буе кеше аягы басмаган чүплекне хәтерләтә. Аның коймасы, капкасы да булмаска мөмкин, бәлки, бу урынны күптән инде  тычканнар үз итеп өлгергәндер...

                   Нәрсәләрне белергә тиешбез?

     Ил башлыгы кул куйган яңа закон уңаеннан “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында “Җир кишәрлекләрен үзләштерү һәм файдалану турында яңа закон: нәрсәләрне белергә кирәк” дигән темага түгәрәк өстәл узды.

     Анда онлайн режимда республиканың шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чараларының 40тан артык журналисты катнашты. Бу актуаль тема буенча журналистларның күпсанлы сорауларына Росреестрның БР буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец, Башкортстан Муниципаль берәмлекләре ассоциациясе башкарма директоры Марат Галиуллин һәм БР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Кристина Недорезова җавап бирде.

  • Яңа закон нигезендә, шәхси торак төзелеше һәм бакчачылык өчен сатып алынган участок хуҗаларынааларны файдалануга әзерләү – чүп-чардан тазарту, кирәкмәгән куаклардан арындыру, тигезләү һәм тәртипкә китерү өчен милек хокукы алынганнан соң өч ел вакыт бирелә.Җирнеүзләштерүөченбирелгәнөчел үткәч, хуҗасыаны тиешенчә куллана башларга тиеш. Әйтик, йорт салырга яки авыл хуҗалыгы культуралары үстерергә тиеш.Шулвакыттанбашлапул участогыннанфайдаланмаганөченҗаваплыбула. Ә контроль-күзәтчелек органнарыхокук бозуларнытеркәп куяргамөмкин. Әгәр дә участокбилгеләнгәнвакыттаүзләштерелмәсә, җирлеүзидарәорганнарыаны судашатартып алуинициативасы белән чыгаалачак, - дип сөйләде Петр Клец.

     2025 елның 1 мартыннан соң сатып алыначак (бүләк ителәчәк) участокларны, аларга хокук документы алганнан соң, үзләштерә башларга кирәк булачак. Әлегә кадәр сатып алынган участоклар буенча срок 2025 елның 1 мартыннан исәпләнәчәк.

     ПетрКлецассызыклавынча, яңа законның төп бурычы – бакчалары,  җир участоклары булган гражданнарга җәза бирү түгел, ә аларны файдалансыннар өчен участокларына кайтару.Шул ук вакытта җирләрдән файдаланмаган өчен яңа штрафлар кертелми.

    Росреестр идарәсе җитәкчесе билгеләп үтүенчә, Башкортстан Республикасында җир законнарын бозуның яртысыннан күбрәге кишәрлекләрне файдаланмау белән бәйле. Яңа законның үтәлешен тикшереп тору Росреестр һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашырылачак. Җир һәм бакча участокларын тәртипкә китерү очраклары ачыкланса, хуҗаларына күрсәтмә биреләчәк, һәм бу күрсәтмәне игътибарсыз калдырган очракта гына, аларга карата тагын да катырак чаралар күрелергә мөмкин.

                              Сәбәбең җитди булса

    Дөнья булгач, төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин, шулай бит? Әйтик, бакча хуҗасы җитди чирләсә, я булмаса озак вакытка каядыр еракка китәргә мәҗбүр булса яки башка объектив сәбәпләр аркасында участогын үзләштерә алмаса, ул, әлеге сәбәпләрне раслаучы документларны тапшырып, бакчасын тәртипкә китерү вакытын озайта алачак. Шулай ук участогын арендага яки башка кешеләргә бушлай файдалану өчен дә тапшырырга мөмкин.

   Моңа кадәр җир участокларын үзләштерү критерийлары төгәл билгеләнмәде, шуңа күрә чүп баскан һәм файдаланылмый яткан җирләр халыкта ризасызлык тудырды, еллар буена үзләштерелмәгән бакчалар артты. Яңа закон бу проблеманы хәл итә һәм участоклары ташландык бакчалар белән янәшә торган гражданнарны яклый. Ул янгын хәвефсезлеген, санитар хәлне һәм авылларның, бакчачылык ширкәтләренең йөзен яхшырта.

     Моннантыш, хәзер участок хуҗаларыниндихокук бозуларга юл куймаска кирәклеген белеп торачакларһәм аларны булдырмау өчен алдан ук чарасын күрә алачаклар.

    Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Кристина Недорезова журналистларның сорауларына җавап биреп: “Март аенда Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әлеге законны гамәлгә ашыру механизмнары турында фикер алышу һәм аңлату буенча түгәрәк өстәл үткәрәчәк”, - диде. Анда Росреестрның Башкортстан буенча идарәсе, Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм башка ведомстволар, җирле үзидарә органнары, муниципалитетларның иҗтимагый палаталары, территориаль-иҗтимагый үзидарәләр, коммерцияле булмаган оешма вәкилләре чакырылачак. Кристина Недорезова үзенең дә бакчасы булуы һәм аны тәртиптә тотуга бик җитди караулары турында әйтте.

    “Тиздән РФ Хөкүмәтенең җир участокларының кулланылмавын билгеләү өчен төгәл критерийлар турында күрсәтмәләре барлыкка килер”, - диделәр түгәрәк өстәлдә катнашучылар.

- Кирәк булса, республика халкы яки муниципалитетлар соравы буенча ел дәвамында шундый чаралар үткәрәчәкбез. Безнең бурыч – кешеләргә закон турында гади тел белән аңлату, – дип ассызыклады Кристина Недорезова.

     Башкортстан Муниципаль берәмлекләре ассоциациясе башкарма директоры Марат Галиуллин да үз фикерен җиткерде.

 - Бу – халыкның киң катламнарын һәм, әлбәттә, муниципалитетларны колачлый торган бик актуаль закон. Проблемалар килеп чыкса, кешеләр муниципалитетларга, депутатларга барачак бит.Үткән елда Башкортстанда 3 млн. квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, шуның 70 проценты – шәхси торак төзелеше.Шулайбулгач, федераль законнарда булачак үзгәрешләрбиккүп гражданнаргакагылачак", - диде ул.

               Ничек дәртләндерергә?

      Әңгәмә барышындаХалыкны үз җирләрен тәртиптә тотарга ничек дәртләндерергә?” дигән сорау яңгырады. БР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Кристина Недорезова, аңа җавап биреп, болай диде: "Иң нәтиҗәле ысул – халык белән аралашу, төрле очрашулар, территорияне төзекләндерү буенча төрле җыелышлар үткәрү. Шундый чараларга "Атайсал" кебек проектлар да керә, анда җирле хакимият, кешеләр районнан чыккан шәхесләр белән очраша. Халык һәм муниципаль хакимиятләр арасында аралашу ысуллары бик күп. Шул исәптән интернет һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша".

     2024 елның 8 августында имзаланган федераль законны гамәлгә ашыра башлаудан нинди файда һәм уңай нәтиҗәләр көтелә? Росреестрның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец бу сорауга болай җавап бирде: "Беренчедән, законда ачык кагыйдәләр расланган – нәрсә ул җир участогын, бакча кишәрлеген үзләштерү? Нәрсә ул аны файдаланмау? Законның бурычы – халыкны  җир, бакча участокларыннан активрак файдаланырга дәртләндерү. Без моның белән 2021 елдан бирле шөгыльләнәбез, ул вакытта участокларның хуҗаларын ачыклау турындагы 518-ФЗ санлы закон үз көченә керде. Инде өч ел дәвамында халыкны җир участокларына,  шул исәптән биналарга хокукларын рәсмиләштерергә чакырабыз".

     Закон тиздән, 1 марттан, үз көченә керәчәк. Бакчалары, җир участоклары булган туганнарыбызга, күршеләребезгә, дусларыбызга аның актуальлеген аңлатыйк, җир кишәрлекләрен ташланган территорияләргә әверелдермичә, тәртиптә тотарга һәм файдаланырга тиешлегебезне төшендерик. Җир – байлыгыбыз. Шуны онытмасак иде.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас