+20 °С
Облачно
Владимир Путин Кушнаренко районының Иске Кормаш авылында яшәүче Флүрә Фәттаховага «Герой-ана» исемен бирде.
Флүрә ханым җиде балалы гаиләдә туып-үскән һәм үзе ун балага гомер биргән. Алты ул һәм дүрт кыз әниләренең иң зур шатлыгы. Беренчесе белән соңгысының яшь аермасы 21 яшь.
Бүгенге көндә Башкортстанда 59 меңгә якын күп балалы гаилә яши. Аларның саны буенча республика Идел буе федераль округында беренче һәм илнең барлык төбәкләре арасында җиденче урында тора.