Башкортстанда башкорт филология белеменең 95 еллыгына һәм Уфа университетының башкорт филологиясе, көнчыгышны өйрәнү һәм журналистика факультетының 35 еллыгына багышланган тантаналы чара.
Конгресс-холлда үтте. Юбилей зур бер гаилә бәйрәменә әверелде, анда инде күп дистә еллар дәвамында үрелеп барган тарих чагыла. Бу факультет – барлык мәгънәләрдә дә уникаль. Аны тәмамлаучылар арасында - дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, республиканың мәгариф оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, талантлы әдәбият һәм фольклорчылар, танылган тел белгечләре.
Чара республикада башкорт филология белеменең үсеше һәм факультет тарихы турында документаль фильм күрсәтүдән башланды. Факультет гимны тантаналы рәвештә рус һәм башкорт телләрендә яңгырады. Аны 70тән артык студент башкарды.
Чыганак: Башинформ.