Авыргазы районында «Балыкны туңудан коткарабыз» дигән экологик акция узган.
Аның оештыручысы - БР Табигатьтән файдалану һәм экология министры киңәшчесе Мидхәт Хәсәнов.
Быел акциягә эшкуар Илнур Хөббетдинов, «Калчыр мәктәбе» педагоглары һәм укучылары, шулай ук Кшәнне авылы халкы да кушылган, дип язганнар «Авыргазы хәбәрләре» гәзитендә.
Акциянең максаты - балыкны туңудан саклау. Февраль-март айларында сулыклардагы боз калынлыгы аркасында кислородка сусау башлана. Кешеләр балыкка бозда һава керә торган тишекләр ясап ярдәм итә алалар.
Тулырак: Монда