Җәмгыять
11 февраль 2025, 11:00

Уфада 38 станция бар

Башкортстанда электромобильләр өчен 150 зарядка станциясе эшли.

glavarb.ruglavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Башкортстанда электромобильләр өчен 150 зарядка станциясе эшли, шуларның 93 е – тиз зарядка өчен. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең вице-премьеры сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев электр зарядкасы инфраструктурасының алга таба үсеше турында сөйләде.

2023 елдан республика электромобильләр өчен зарядка инфраструктурасын үстерү буенча федераль пилот проектында катнаша. Аны «Энергетика үсеше» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашыралар. Билгеләнгән федераль тәртип нигезендә, бер зарядка станциясе төзелешенә 2,76 млн. сум күләмендә субсидия бүлеп бирелә, шул исәптән үзебездә җитештерелгән җиһазлар сатып алуга 1,86 млн. сумга кадәр һәм электр челтәрләренә технологик тоташтыру хезмәтләренә 900 мең сумга кадәр бүленә.

2024 елда билгеләнгән станцияләр саны буенча Башкортстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урынны һәм ил буенча икенче урынны алды. Ел дәвамында файдалануга тапшырылган 70 тиз зарядкалау станциясенең 38е-Уфада. Республиканың Сәнәгать министрлыгы тарафыннан бирелгән субсидияләрнең гомум күләме 136,5 млн сум тәшкил итте.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас