Җәмгыять
11 февраль 2025, 12:35

“Безнең гаиләләр җиңә беләләр”

Башкортостан - күп балалы гаиләләр саны буенча  лидер.

“Безнең гаиләләр җиңә беләләр”“Безнең гаиләләр җиңә беләләр”
“Безнең гаиләләр җиңә беләләр”

Башкортстанда 59 меңгә якын күп балалы гаилә исәпләнә. Аларның саны буенча республика Идел буе федераль округында беренче урында һәм илнең барлык төбәкләре арасында җиденче урында тора.

   Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников хәбәр итте.

 – Ил Президенты Владимир Путин Указы белән игълан ителгән 2024 ел гаилә һәм демографик сәясәт үсешендә мөһим этап булды, - дип ассызыклады Юрий Мельников. - Күп балалы гаиләнең бердәм хокукый статусы һәм төп социаль гарантияләре бөтен ил буйлап урнаштырылды.

Федераль чаралардан тыш, безнең республикада өстәмә ярдәм чаралары да гамәлдә. Бу, мәсәлән, һөнәри белем бирү оешмаларында түләүле нигездә балаларны көндезге формада укыту бәясенең яртысын компенсацияләү. Аннан 1 163 балага 1 129 гаилә файдаланган. Шулай ук мәктәп укучылары өчен шәһәр җәмәгать транспортында бушлай йөрү каралган – бу чараны күп балалы гаиләләрдән 20 меңгә якын бала кулланган. Ятим балаларга “кесә акчасы" бирелә,  ә алмаштыручы гаиләләргә ятим балаларны карауга пособие 18,5 процентка арттырылган.

   Моннан тыш, Башкортстанда 2027 елга кадәр туучылар санын арттыру буенча ведомствоара төбәк программасы проекты эшләнде. Ул биш төп юнәлеш буенча чараларны үз эченә ала. Шуларның берсе - балаларны тәрбияләүне ата-аналарның һөнәри эшчәнлеге белән бергә алып бару өчен шартлар тудыру.

-2024 ел ахырында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Русия өчьяклы комиссиясе утырышында корпоратив социаль сәясәт чараларын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр кабул ителде.

Башкортстанда социаль җаваплы эш бирүчеләр реестрында 116 компания бар. Киләчәктә аны тулыландырачакбыз һәм төбәгебезнең иң яхшы тәҗрибәләрен туплаячакбыз, -диде Юрий Мельников.

Башкортстандагы Гаилә елына йомгак ясап, төбәкнең гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары хәбәр иткәнчә, барлык тематик чаралар белән 1 млн кеше колачланган.

 Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2025 елдан Русиядә «Гаилә» илкүләм проекты старт ала, ул биш федераль проектны үз эченә ала.

Башкортстан Башлыгы ведомствога башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм чараларны, шул исәптән гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән конкурсларны уздыруның мөһимлеген ассызыклады.

 – Бик яхшы эш, - дип йомгаклады Радий Хәбиров. - Безнең гаиләләр бик актив, җиңә беләләр. Аларга карау күңелле.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас