Җәмгыять
10 февраль 2025, 06:42

Русиядә дипломатик хезмәткәр көне кайчан билгеләп үтелә?

Ял итәбезме?

Русиядә дипломатик хезмәткәр көне кайчан билгеләп үтелә?Русиядә дипломатик хезмәткәр көне кайчан билгеләп үтелә?
Русиядә дипломатик хезмәткәр көне кайчан билгеләп үтелә?

Ял итәбезме?

 

Дипломатик хезмәткәр көне 2025: бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре. Русиядә 2025 елда дипломатик хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Дипломатларның һөнәри бәйрәме турында барлык мөһим мәгълүматны “Комсомолка” чыганагыннан алып, сезнең белән бүлешәбез дуслар.  

Дөньяда гади кешеләрдә  югары әхлакый сыйфатлар, катлаулылык һәм хезмәткәрләрнең ниндидер интеллектуаль элитарлыгы белән ассоциацияләнә торган һөнәрләр бар. Андыйларга, һичшиксез, дипломатларны кертергә мөмкин.

Борынгы заманнардан бирле булган һәм бүгенге көнгә кадәр үз әһәмиятен югалтмаган дәрәҗә ул. Ә кайчак, киресенчә, тагын да мөһимрәк һәм әһәмиятлерәк булып китә. Әлеге мәлдә, тотрыксыз дөнья вакыйгалары агышында чынбарлыкта үзара килешә белү беркайчан да булмаганча мөһим..

2025 елда дипломатик хезмәткәр көне кайчан билгеләп үтелә?

 Дипломат көне – бәйрәмнең икенче атамасы – билгеләнгән датага ия. Ул быел 10 февральгә туры килә. Һөнәри бәйрәм булгач, бу көнгә ял игълан ителми.

 Бәйрәм тарихы Русиядә дипломатик хезмәткәр көнен рәсми рәвештә раслау турындагы Указ президент тарафыннан 2002 елның 31 октябрендә имзаланды. Ни өчен нәкъ менә 10 февраль бәйрәм итү датасы итеп сайлануын аңлау өчен Русия тарихына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

XVI гасырга күчик. Тәхеттә үзенең империячел амбицияләре һәм дәүләт чикләрен киңәйтүгә омтылышы белән билгеле бөтен Русь патшасы –Иван Грозный. Аның карары белән Илчелек приказы булдырыла – безнең ил тарихында чит ил эшләре белән шөгыльләнгән беренче хезмәт шулай аталган.

Ул еллардагы документларда ведомство исеме 10 февраль белән янәшә очрый. Өстәвенә, бу учреждение көне түгел, ә бу датаны искә алу гына. Ләкин документ әйләнеше ул вакытта азрак үсеш алган булу сәбәпле, иртәрәк датаны таба алмаганнар һәм 10 февраль – Дипломатлар көне буларак билгеләнә.

Фото: "Комсомолка"

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас