Җәмгыять
10 февраль 2025, 06:37

Дүртөйле һәм Тәтешле районнары чикләрен үзгәртергә җыеналар

Ни өчен кирәк бу?

Язгөл Сафина.Язгөл Сафина.
Фото:Язгөл Сафина.

БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай Дүртөйле һәм Тәтешле районнарында муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү турындагы закон проектларын карарга планлаштыра. Дүртөйле районында Әңгәсәк, Тәкәрлек, Өчбүлә авыл советлары һәм Дүртөйле шәһәре чикләрен төгәлрәк билгеләргә җыеналар. Тәтешле районында чикләргә төзәтмәләр кертү Югары Тәтешле, Кәлтәү,  Яңа Тәтешле һәм Буль-Кайпан авыл советларына кагылачак һәм Югары Тәтешле авылы чикләре белән кисешүне бетерәчәк. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Парламент рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, документлар белән расланган чикләрнең чын хәлгә туры килмәве документларда буталчыклыкка китерә, административ эштә һәм хуҗалык эшчәнлегендә киртәләр тудыра. Бу җитешсезлек проектларны тормышка ашыруны тоткарлый һәм җирдән файдалануда проблемалар тудыра, аерым алганда, индивидуаль торак төзелеше өчен җир бүлеп бирү кыенлаша. Болар барысы да тәртип урнаштыруны һәм тиешле законнар кабул итүне таләп итә. Закон проектлары Дәүләт Җыелышы-Корылтайның дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты тарафыннан хупланды һәм якындагы пленар утырышның көн тәртибенә кертү өчен юнәлтелде. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас