Җәмгыять
9 Февраля 2025, 05:24

Аномаль җылы кыш аюларны йокыдан уяткан

Фермер хуҗалыгындагы Мишка да язның килүен түземсезләнеп көтә. 

Аномаль җылы кыш аюларны йокыдан уятканАномаль җылы кыш аюларны йокыдан уяткан
Аномаль җылы кыш аюларны йокыдан уяткан

 Иглин районы фермеры Сәгыйтьҗан Идиятуллинның хуҗалыгындагы аю да уянган. Фермер хәбәр иткәнчә, Мишка кушаматлы аю инде кышкы йокыдан торган. Бу аның беренче генә уянуы түгел икән - кыш буена аю берничә тапкыр торып йөрегән. Хәзер февраль уртасы җиткәч, кабат ятып тормас, диләр. 

Уфа урманчылары паркындагы вольер хуҗалыгында яшәүче аюлар исә бу кышта бөтенләй йокламаганнар. Моның сәбәпләре берничә: температураның даими үзгәреп торуы һәм читлектә яшәүләре. Читлек эчендә аюларның ашауларына кытлык юк, шуңа күрә кышкы йокыга да талмыйлар. 

Чыганак һәм фото:Ufa_rb ТГ каналы

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас