Синоптиклар Башкортстанда алдагы ял көннәренә һава торышы фаразын хәбәр иткән. Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, шимбә һәм якшәмбе, 8 һәм 9 февральдә сизелерлек явым-төшем көтелми. Төньяк җиле уртача исәчәк.
Һава температурасы төнлә -9, -14°, урыны белән -17, -22°, көндез -4, -9°, таулы районнарда -2,+3° булачак.
Бүген, 7 февральдә, явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан - уртача, көньяк-көнчыгыштан көчле исәчәк. Көндез һава температурасы -5,-10°, таулы районнарда 0°га кадәр җитәр дип көтелә.